Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Яңа китап- яңа дөнья"- әдәби күзәтү

Китап-хикмәт: битен ачкан саен
Күңел күзем минем ачыла,

Көндез кояшым ул, төнлә аем,-

Китап илтә таңнар каршына!.

                         (Нури Арсланов “Китап”).    

“Яңа китап- яңа дөнья” дигән баш астындагы  китап күргәзмәсендә  яңа китаплар урын алды һәм китап укырга яратучыларга тәкъдим ителде. Күргәзмәдәге һәр китап турында кыскача мәгълүмат бирелде. Галия Гайнетдинованың “Күңел бакчасы”, Әнәс Кариның “Кеше гомере” китабыннан укыган шигырьләр дә укучылар күңеленә хуш килде.