Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"“Җырлы , моңлы Тукай теле ул”- шигърият бәйрәме

Бүген - 26 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Дөньяның татарлар яшәгән барлык почмакларында бу көнне билгеләп үтәләр.
Югары Мәлем авылы мәдәният йортында да бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан узган якшәмбедә шигырь бәйрәме үткәрелде.. Нәфис сүз бәйгесендә катнашырга 19 бала катнашты.Залда Тукай иҗатын яктырткан “Халкың белән бергә яшә, Тукай, яшә , шигырь, яшә, Туган тел!”-

китап күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде.             Бик матур бәйрәм килеп чыкты, хөкемдарлар киңәшкән арада да залда бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде: бәйрәм кунагы Алмаз Яхин да балаларга матур, тирән эчтәлекле шигырьләр укыды, китапханәче Тәслимә Солтанова кызыклы викторина уздырды,китапханәче оештырган  Тукай әсәрләренә флешмоб барлык тамашачыларны бөтереп алып кереп китте. Шигырь сөюче балалар булганда туган телебез югалмас дип ышанып калабыз.