Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

" Тукай иленә сәяхәт" әдәби кунакханә

Апрель ае- табигатьтә яз, бөек Тукаебыз туган ай. Тукай язы- Тукай бәйрәме. Габдулла Тукай бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да , ул гаять зур, бәяләп бетергесез рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләрәбезнең берсе. Әдәби кунакханәдә балалар Тукай иҗатына багышланган бай китап күргәзмәсе  белән таныштылар, шагыйрьнең әсәрләре буенча балалар иҗат иткән  рәсем күргәзмәсен карадылар, Г. Тукайның тормыш юлы турында китапханәче чыгышын да кызыксынып тыңладылар. “Бәхетле бала”, “Эшкә өндәү”һ.б. шигырьләрен укыдылар.