Центральная библиотека

“Шигъри тәлгәшләр”

20 марта в отделе национальной литературы и искусства Центральной библиотеки состоялось очередное занятие творческого объединения “Илһам”.

20 март көнне, Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә   “Илһам” иҗади берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. 

 Утырышның беренче бүлеге Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь һәм журналист  Газинур Моратның тормыш юлы һәм иҗатына багышланды. Бүлек мөдире Зилә Әхмәтнәбиева шагыйрьнең автобиографиясе белән таныштырды. Газинур Моратның шигырьләрен яңгыратты.  Утырышның икенче бүлегендә “Илһам” клубының әгъзасы Мөбәширә Исаметованың  шигырьләре белән танышып, аларга анализ ясалды. Шулай ук илһамчылар татар телен пропагандалау, соңгы вакытта көн кадагындагы тел мәсъәләләре  хакында сөйләштеләр.