Центральная библиотека

“Рухи матурлык җырчысы”

1 март көнне, Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Татарстанның халык язучысы, күренекле әдип-прозаик Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби кичә узды.

   Чарага 6-нчы санлы мәктәпнең 9-нчы сыйныф укучылары чакырылган иде. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып үткәннән соң, укучыларга Әмирхан Еникинең “Без дә солдатлар идек” повестеннән һәм “Туган туфрак” хикәясеннән өзекләр укылды. 

Гөлия Шәмсетдинова укучылар игътибарына “Халык күңеленә илткән юл” дип аталган китап күргәзмәсенә кызыклы күзәтү ясады.

 Кичә ахырында Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән викторина үткәрелде. Иң күп җавап бирүче укуыларга бүләккә китаплар тапшырылды.