Центральная библиотека

“Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр”.“Жизнь твоя песней звучала»

6-нчы февраль көнне, Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби-интеллектуаль уен узды. Чарада 6-нчы санлы мәктәпнең 6-нчы сыйныф укучылары катнашты. 

6 февраля в отделе национальной литературы и искусства Центральной библиотеки для учащихся 6-х классов 6-ой школы прошла литературно-интеллектуальная игра, посвященная жизни и творчеству татарского поэта Мусы Джалиля.

 “Кыңгырау” һәм “Умырзая” командаларына бүленеп, алты бәйгедән торган уенда көч сынаштылар. Шагыйрьнең тормыш  юлы һәм иҗаты буенча төзелгән сорауларга җавап бирделәр, шигъри бәйгедә шигырьләр сөйләделәр, Муса Җәлилнең “Карак песи” шигыре буенча рәсем ясадылар. Китапханәчеләр тарафыннан “Исеме калды үзе үлсә дә, тарихларда укып ятларлык” исемле китап күргәзмәсе оештырылган иде. Нәтиҗәдә берничә балга гына өстенлек алып “Умырзая” командасы җиңү яулады. Ике командага да Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Литературно-интеллектуальная игра состояла из 6 этапов. Учащиеся разделившись на две команды, отвечали на вопросы о  жизни и творчестве Мусы Джалиля. Успешно проделали творческие задания, рассказали стихотворения поэта, нарисовали рисунок по стихотворению «Карак песи».