Центральная библиотека

“Без Тукайлы халык”

21 нче апрель көнне үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Тукай дөньясына сәяхәт ”Бөтенроссия акциясендә катнашты.

Акциянең төп максаты: бу көнне Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен укып, балаларны һәм үсмерләрне шагыйрьнең иҗаты белән таныштыру.

Габдулла Тукай үзенең әсәрләрендә балаларны гаҗәеп серле табигать дөньясына алып керә. Матурлык дөньясын тою балаларда гүзәллеккә омтылыш хисе уята. Бу әсәрләрнең тәрбияви көче дә бик зур.

Китапханәдә үткән “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби кичәдә 1 нче, 2 нче, 3 нче мәктәп һәм гимназия укучылары, татар теле һәм әдәбият укытучылары катнашты. Кичәдә китапханәчеләре Флера Әһлиулла кызы Хәсәнова  җитәкчелегендә өченче мәктәп укучылары бик актив катнашты. Алар Г.Тукайның “Милли моңнар”, “Туган авылым”, шигырьләрен, “Яңгыр илә кояш”, “Бичара куян” шигырьләренә инсценировкалар әзерләп килгәннәр иде. Икенче мәктәптән Аделина Садыйкова “Бишек җырыу”ын башкарды, Гүзәл Мостафина “Карлыгач” шигырен сөйләп китте, беренче мәктәп укучылары Тукай әкиятләре буенча театральлаштырылган тамаша күрсәттеләр. Кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды