Центральная библиотека

Шагыйрь күңелендә ниләр бар

22 - нче март көнне, үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Илһам” иҗади берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. 

Утырышның беренче бүлеге 75 яшьлек юбилее уңаеннан  Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланды. 

Бүлек мөдире Гөлия Шәмсетдинова шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, "Шагыйрь күңелендә ниләр бар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Берләшмә әгъзалары Р.Фәйзуллинның иҗатына багышланган презентация белән таныштылар, шагыйрьнең шигырьләрен укып, узара фикер алыштылар. Утырышның икенче бүлегендә Зәйтүнә Ибраһимованың шигырьләре белән танышып, аларга анализ ясалды.. 

“Илһам” иҗади берләшмәнең чираттагы, Җиңү бәйрәменә багышланган утырышы 26 апрель көненә билгеләнде. Бу көнгә “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дигән темага шигырьләр язып килү планлаштырылды.