Центральная библиотека

«Кара диңгез солдатлары»

20 февраль, көнне Баулы үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә журналист, Бөек Ватан сугышы ветераны, Зөфәр ага Абдуллиның “Кара диңгез солдатлары” исемле китабын тәкдим итү кичәсе узды. Авторның иҗат җимеше 2017 елда кызы Фәридә Абдуллинаның зур тырышлыгы белән дөнья күрде. 

Китапта авторның 15 новелладан торган «Кара диңгез солдатлары» дигән повесте һәм төрле елларда язылган шигырьләре кергән.

Кичә барышында авторның «Кара диңгез солдатлары» повестеннән өзекләр, шигырьләре укылды, М.Җәлил мәдәният йорты артистлары З.Муллаянов, С.Хәмитова, Г.Миргаязова, гимназия укучысы Р,Валитова башкаруында җырлар яңгырады.

Зөфәр абый Абдуллинны хөрмәт итеп, кичәгә туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, шулай ук Ютазы районы Кәрәкәшле авылыннан да кунаклар килгән иде. Алар авторга һәм Фәридә Зөфәр кызына җылы сүзләрен, теләкләрен белдерделәр. Авторның кызы Фәридә Абдуллина барлык килгән кунакларга, кичәне оештырган барлык китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде.