Центральная библиотека

“Илһам” иҗади берләшмәнең чираттагы утырышы булды

12 декабря в отделе национальной литературы и искусства Центральной библиотеки состоялось очередное занятие творческого объединения “Илһам”. 

12 - нче декабрь  көнне, “Илһам” иҗади берләшмәнең чираттагы утырышы булды. 

1.Утырыш барышында берләшмәсенең җитәкчесе Гөлия Шәмсетдинова үзен җитәкчелектән азат итүләрен сорады һәм үзенең урынына Сәгыйт Әхмәтҗановны тәкъдим итте. Берләшмәнең җитәкчесе итеп бертавыштан Сәгыйт Әхмәтҗанов сайланды. Гөлия Шәмсетдинова шулай ук иҗади берләшмәнең яңа әгъзалары Тәлгать Әбраров һәм Зәйтүнә Ибраһимова белән таныштырды.

2. Берләшмә әгъзасы Алсу Васикованың шигырьләре белән таныштылар, аның юбилей кичәсен 20 декабрьдә  үткәрү планнаштырылды.

3. Берләшмә әгъзасы Фәридә Абдуллина быел әтисенең, Бөек Ватан сугышы ветераны Зөфәр ага Абдуллинның “Кара диңгез солдатлары” дип исемләнгән китабын бастырып чыгарды. Ул шул китап буенча ясап алып килгән презентациясе белән таныштырды, шушы китапка кергән әтисене шигырьләрен, повестьтән өзек укып китте. 

4. Фикыя Садыйкова, Кәшифә Әхмәдиева, Тәлгать Әбраров, Зәйтүнә Ибраһимова, Мөбәширә Исаметова, Сәгыйт Әхмәтҗанов үзләренең яңа шигырьләре белән таныштырдылар. 

Киләсе очрашу январь аеның соңгы пәнҗешәмбесенә билгеләнде. Ирекле темага шигырьләр язып килеп, аларны анализлау планлаштырылды.