Центральная библиотека

Мы вместе дружная семья!

22 марта в Центральной библиотеке состоялось праздничное мероприятие «Мы вместе дружная семья!», посвященное Году семьи.

 На мероприятие были приглашены уникальные семьи, в которых умеют добиваться успехов даже в самых сложных ситуациях. Эти проявления оптимизма могут служить примером для всех: семья Марата Ильясова - лауреата премии Президента РТ, основателя автономной некоммерческой организации содействия людям с ограниченными возможностями «Я СМОГУ», семья Бузмаковых, семья Саитовых - общий стаж работы в сфере медицины 80 лет, семья Нафиковых, семья Гарифуллиных, семья Мукатдисовых, семья Ганиевых. 

2024-нче ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Үзәк китапханәдә районыбызның хөрмәтле, үрнәк гаиләләре катнашында җылы чара узды. Татарстан Республикасы Президенты премиясе лауреаты, мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү автоном коммерцияле булмаган оешманың нигезләүчесе Марат Ильясов гаиләсе, Бузмановлар, шәһәребезнең танылган хөрмәткә лаеклы табиблар гаиләсе - Саитовлар, 55 ел бергә гомер итүче Нафиковлар, районның җәмәгать тормышында кайнап яшәгән Гарифуллиннар, тормыш сынауларына бирешмәүче Ганиевлар, авыл тормышы өчен янып яшәүче Мөкатдисовлар әнә шундыйлардан.

 Кичә Биккулов Айнур, Фадеев Булат башкаруында гаилә темасын яктырткан  шигырьләр белән үрелеп барды.

Альбина Халиуллина башкаруында матур һәм моңлы җырлар бәйрәмне тагын җанландырды.

Үзәкләштерелгән китапханәләр мөдире урынбасары Фәридә Әмир кызы Зыярова кунакларга изге теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.