Центральная библиотека

Заседание любителей татарской поэзии «Илһам», посвященное 110-летию журнала «Сөембикә»

12 октября в Центральной библиотеке прошло заседание любителей татарской поэзии «Илһам», посвященное 110-летию журнала «Сөембикә». 

Журнал «Сөембикә» начал издаваться с 1913 года на татарском языке. С 1926 по 1991 год журнал выходит под названием «Азат хатын». Он быстро завоевал популярность, в 1930-е гг. его тираж достиг 15 тысяч экземпляров. 

12 октябрь көнне «Илһам» берләшмәсенең «Сөембикә» журналына 110 еллык юбилее уңаеннан чираттагы утырышы узды. Чарада журналның тарихын һәм бүгенгесен бәйләгән «Сөембикә»гә - 110», «Сөембикә» журналының гүзәл затлары» дигән видеоролик күрсәтелде. Кичәдә үткән тарихны искә төшереп башланып китүе дә юкка түгел. Журналыбыз тарихы илебез тарихын кабатлый, чөнки «Сөембикә» - халык журналы. 

Кичәдә Әнисә Биктимирова «Сөембикә» журналына бәйле хатирәләре белән бүлеште. Фәридә Абдуллина үзендә сакланган 1960- 1980 нче елларда чыккан саннары һәм әтисе –Зөфәр абый Абдуллинның журналда басылган язмасы белән таныштырды.

Кечкенә йолдызчык Дарина Шилова һәм китапханәче Гөлназ Солтанова башкаруында Сара Садыкова җырлары, Фикия Садыкованың  журналга багышлап иҗат иткән шигыре кичәгә тагын да ямь өстәде.