Центральная библиотека

“Сезнең тормыш үзе батырлык”

5-нче май көнне Баулы үзәк китапханәсендә “Илһам” берләшмәсенең сугыш чоры балаларына багышланган чираттагы утырышы узды.

Сугыш аларның җилкәләренә бик иртә тормыш йөген аударган, бик иртә олыгайткан. Сугыш аларның балачагын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып алган. Әти назын тоярга сусаган күпме балалар, яшь буын калган...

Кичәдә Динам Шәрифуллин, Мөбәширә Исаметова күңел түрендә сугыш чорының ачы хәсрәт булып сакланган хатирәләре белән бүлештеләр. Фәридә Абдуллина әтисенең  “Кара диңгез солдатлары”  китабыннан өзекләр укыды. 

Китапханәчеләр әзерлегендә “Сезнең тормыш үзе батырлык” дип исемләнгән презентация кичәгә тагын да җанлылык өстәде.