Центральная библиотека

«Татарның бөек улы”

25 апреля, в Центральной библиотеке прошла литературная игра «Татарның бөек улы”, посвящённая памяти великого татарского поэта Габдуллы Тукая,  для учащихся Гимназии №4.

25 нче апрель көнне Баулы үзәк китапханәсендә 4 нче санлы гимназиянең 11 нче сыйныф  укучылары өчен Г.Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан әзерләнгән “Татарның бөек улы” дигән әдәби уен узды. 

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөнья масштабына чыккан шәхес. Ул татар милләтенең символы. Менә инде 100 елдан артык аның үлемсез шигърияте кеше күңелендә якты хисләр уята, яшәүнең мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә, халык һәм Ватан язмышына битараф булмаска өйрәтә.

Укучылар чарада шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы кызыклы мәгълүмат, китап күргәзмәсе белән таныштылар, интерактив уен аша “Кырлай” һәм “Өчиле” командалары үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә “Өчиле” командасы җиңүче исемен яулады.

Чара милләтебезнең гимнына әверелгән “Туган тел" җыры белән тәмамланды.