Центральная библиотека

“Сүнмәс утлар кабызган әдип”

25-нче ноябрь көнне, Баулы үзәк китапханәсендә татар гимназиясенең 9 сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашында татар халкының күренекле язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Сүнмәс утлар кабызган әдип” дип исемләнгән әдәби кичә узды. 

Китапханәчеләр Зөһрә Мингалимова һәм Люзия Габдрафикова кичәдә катнашучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әңгәмә, Гөлия Шәмсетдинова китап күргәзмәсенә күзәтү уздырдылар. Кичә барышында укучылар “Таң” студиясе тарафыннан эшләнгән, “Абдурахман Абсалямов” дигән рус телендә документаль фильмнан өзекләр карап үттеләр. Кичә азагында укучыларга язучының “Ак чәчәкләр” романы буенча куелган нәфис фильмга презентация күрсәтелде.