Центральная библиотека

Хәтер кичәсе - "Гомер күгеннән бер караш"

Бүген 21 май көнне, М.Җәлил исемендәге мәдәния йортында якташыбыз, язучы-публицист, әдәбият галиме, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, Рафаэль Мостафинның тууына 90 ел тулу уңаеннан Рафаэль ага Мостафинның хәтер кичәсе узды.

Кичәдә Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев, язучының бертуган сеңлесе Светлана Гобәйдуллина катнашты. Каләмдәше Фоат Садриев үзенең чыгышында Рафаэль ага Мостафинны туры сүзле, намуслы һәм бик зыялы кеше иде дип искә алды. Аның белән бәйле булган төрле кызыклы истәлекләр белән уртаклашты. Кичәдә шулай ук язучының бертуган сеңлесе, Россиянең атказанган укытучысы Свелана Гобәйдуллина, Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре Сәгъдия Васикова чыгыш ясады. 6 нчы номерлы урта мәктәбе укучылары Злата Леванова, Халык ара “Җәлил укулары” әдәби конкурсында җиңүче Тимур Асадуллин Муса Җәлил шигырьләрен сөйләп киттеләр. Чыгышлар Баулы шәһәрендә оештырылган М.Җәлил, Р.Мустафин музейлары турында видео сюжетлар белән уралып барды. Кичә җылы һәм рәхәт дулкында үтте.

Сегодня 21 мая в ДК им. М.Джалиля прошел вечер памяти нашего земляка, писателя - публициста, лауреата Государственных премий Республики Татарстан имени Мусы Джалиля и Габдуллы Тукая Рафаэля Ахметовича Мустафина, с участием народного писателя Республики Татарстан Фоата Садриева и родной сестры писателя Светланы Губайдуллиной.