Центральная библиотека

“Яшик әле матур итеп!”

20 нче нче май көнне, үзәк китапханә каршында эшләп килүче  “Илһам” иҗади берләшмәнең чираттагы утырышы булды.

Кичә берләшмә әгъзасы, җирле шагыйрә, талантлы рәссам Алсу Васикова иҗатына багышланды. Очрашу чәй табыны артында узды. 

Алсуның шигырьләре хис-кичерешләргә бик бай. Шуңа күрә дә бүгенге көндә аның егермеләп шигыренә көй язылган. Җырларына берничә клип төшерелгән. Аларны Татарстан каналларыннан еш кына күрсәтәләр. Алсу үзенең шигырьләрен укыды, аларның язылу тарихлары белән таныштырып китте Берләшмә әгъзалары Алсуның иҗатына багышланган презентация белән таныштылар, җырларына төшерелгән клипларын карадылар, шигырьләре турында узара фикер алыштылар. 

“Илһам” иҗади берләшмәнең чираттагы утырышы 23 сентябрьга билгеләнде, көз темасына шигырьләр язып килү планлаштырылды.