Центральная библиотека

Баулы үзәк китапханәсенең иң өлкән яшьтәге китап укучысына 100 яшь

13-нче гыйнвар көнне, Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре иң өлкән яшьтәге китап укучы, Мәрданова Кәбирә Шәгәли кызының 100 яшьлек юбилее белән котладылар.

Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе андагы китап укучылары булуы белән кыйммәт. Әнә шундый китап укырга яратучыларның берсе, гасыр буе яшәгән нурлы йөзле Ак әби ул-безнең Кәбирә апа. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул әдәби әсәрләрне яратып укый. Бигрәк тә  М. Мәһдиев, Г. Әбсәләмов, Г. Яхина, А. Әхмәтгалиева, А. Гәлләмова, З. Кадырова әсәрләрен кызыксынып укыды.

Кәбирә Шәгәли кызы - күп сынауларны үз иңендә күтәргән көчле буын вәкиле. Тулы бер гасыр вакыйгаларына шаһит булган мөләем йөзле әбинең күңел көрлеге, зиһен төгәллеге югалмаган Кәбирә апа кунакларны, иң тәүгеләрдән булып килгән китапханәчеләрне яхшы кәеф белән каршы алды һәм бүләк ителгән чәчәк бәйләменә, күчтәнәчләргә ихлас куаныч белдерде.