Туган якның горур альбатросы

23 мая, в ДК им. М.Джалиля, прошел вечер памяти " Туган якның горур альбатросы",посвященный 90- летию со дня рождения выдающегося татарского писателя –земляка, лауреата Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая Миргазияна Юныса. Почтить память приехали дочь писателя Камиля ханум Юнысова, Председатель Союза писателей Татарстана Данил Салихов, писатели из городов Казань, Набережные-Челны, Альметьевска.

23 май көнне, М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында Баулы үзәк китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашында Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, язучы – прозаик, сынчы Миргазиян ага Юнысның 90 яшьлек юбилее уңаеннан хәтер кичәсе узды.

Хәтер кичәсенә мәрхүмнең якты истәлеген хөрмәт итеп, башкалабыз Мәскәүдән Миргазиян ага Юнысның кызы Кәмилә, Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучы Равиль Рахмани, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләреннән дуслары, каләмдәшләре килде:Рифкат Шагиев, Ирек Бәдретдинов, Равиль Закиров, Абрек Шайдуллин.

Кичәдә Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Хәмидуллин Ринат Газизулла улы, язучының кызы Кәмилә ханым Юнысова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының җирле оешма җитәкчесе Рәзинә Шараева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучы Равиль Рахмани һәм башкалар чыгыш ясады.