Митинг, посвященный дню рождения писателя-земляка, народного поэта Республики Татарстан Фаниса Яруллина

Сегодня, 9 февраля, почтили память писателя-земляка, народного поэта Республики Татарстан Фаниса Яруллина. Возле его памятника сотрудники Центральной библиотеки провели митинг, посвященный дню его рождения.

Бүген, 9 февраль көнне, якташ язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның һәйкәле янында, шагыйрьнең туган көне уңаеннан искә алу митингы булды.

Чарада Баулы Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, Баулы районының мактаулы гражданины Мөхтәр Афзал улы Афзалов, Фәнис Яруллин музей йорты хезмәткәре Гүзәлия Миргазиян кызы, 3 нче номерлы урта мәктәбе китапханәчесе Флюра Әһлиулла кызы җитәкчелегендә 2 сыйныф укучылары, шулай ук шагыйрьнең иҗатына гашыйк китап укучылар катнашты. Митинг шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.