Табышмаклар иленә сәяхәт
9-нчы гыйнвар көнне, Татар Кандызы авылы китапханәсендә “Табышмаклар иленә сәяхәт” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарада 2-3 сыйныф укучылары катнашты.
Сәяхәтне әкият геройлары Белмәмеш һәм аның дусты ачып җибәрде. Чараны татар халык әкиятләреннән өзекләр сәхнәләштерелде, рәсемнәр буенча әкиятләрнең исемнәрен һәм аның геройларын тану, төрле тематик уеннар оештырылды. Балалар кичәдән бик канәгать калдылар.