Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

Мин – китапханәче!

27-нче май көнне Татар Кандызы авыл китапханәсендә «Мин – китапханәче!» дип аталган Дублер көне үтте.

Чарада катнашучылар китапханәче һөнәре белән, китапханәнең китап фонды, китапларны урнаштыру тәртибе,каталоглар һәм картотекалар белән таныштылар. Дублерлар китап укучыларга китаплар тәкъдим иттеләр, кулга бирелгән китапларны формулярга яздылар.  Балалар китапханәче вазыйфалары белән таныштылар.  Кызларга китапханәче роле ошады, алар үз эшләреннән  бик канәгать калдылар.