"Сталинград- үлемсез шәһәр"
2- нче февраль көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе, Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүнең 81 еллыгына багышлап, "Сталинград- үлемсез шәһәр" дип исемләнгән батырлык сәгате уздырды.
Сталинград сугышы - Бөек Ватан сугышы иң масштаблы һәм фаҗигале сугышларының берсе. Ул 1942 елның 17 июлендә башланып 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам итә. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 200 көн дәвам итә. Сталинград сугышы - илебез сугышчыларының батырлык тарихы. Сталинград сугышында фашистлар Германиясе һәм аның иярченнәренең биш армиясе тар-мар ителүен, Совет Кораллы Көчләренең, дошманнан стратегик инициативаны тартып алып, сугышның ахырына кадәр үз кулларында тотулары хакында мәгълүмат бирде. Китапханәче ”Җиңү кайтавазы мәңгелек ” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды һәм күзәтү ясады.