“Тамчы – шоу”
3-нче март көнне Татар Кандызы авылы китапханәсендә укучыларда Республикабызга, татар теленә, аның рухи байлыкларына карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү; дөньяны танып - белү, күзаллауларын арттыру, баету уңаеннан, Халыкара туган тел көненә багышлап “Тамчы – шоу” уены үткәрелде.
Кичәдә 5-6-нче сыйныф укучылары, башлангыч сыйныф укытучысы Хусаинова Рәзимә һәм 5-нче сыйныфның класс җитәкчесе Валиуллина Рамзия катнашты. Укучыларга алдан өй эше бирелгән иде: визитка әзерләү, исем, девиз, җыр сайлау. Укучылар сәламләү өлешен яхшы әзерләгәннәр. Балалар 2 командага бүленделәр: “Дуслык” һәм “Кояш”. Уен 7 турдан торды.