Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

"Беслан вакыйгалары кабатланмасын"

3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көн, 2004 нче елның 1 сентябрендә, Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган трагик вакыйгалар белән бәйле. Ул авыр көннәрне бүген дә тыныч кына искә төшерү авыр. Шулай ук, бу көнне без бер гаепсезгә гомерләре өзелгән террор актлары корбаннарын искә алабыз.
Шул уңайдан Шалты гомүми белем бирү мәктәбендә Шалты авыл китапханәсе, Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Беслан вакыйгалары кабатланмасын" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга илебездә һәм Бесланда булган террористик вакыйгаларны искә төшереп үтте. Кайбер саклану чаралары хакында, террорчылардан безне кемнәр саклавы хакында сөйләде. Без барыбыз да уяулыкны югалтмаска, җаваплылыкны киметмәскә тиешбез. Халыклар дуслыгы, үзара хөрмәт барлык көрәшләрдә дә өстен булырга тиеш. Илебез тыныч булсын, бәла - казалар, көтелмәгән бәхетсезлекләр һәммәбезне дә урап үтсен.