"Татарстан –туган төбәгем !
29 нчы август көнне, Шалты авыл китапханәсендә Республика көне уңаеннан "Татарстан –туган төбәгем ! " дип исемләнгән мәглүмәт сәгате үткәрелде. Китапханәче яшәгән төбәкнең тарихын, табигате, республика символлары турында , күпмилләтле республиканың үзенчәлекләре турында мәглүмәт бирде, туган телебезнең бөеклеген, күп гасырлык тарихы барлыгын, ә матурлыгы аның халык җырларында, әдипләребезнең иҗатларында чагылуы турында аңлатты.