«Тукай әкиятләре дөньясында», "В мире сказок Тукая"
26нчы апрельдә, Шалты авыл китапханәсе , Мәдәният йорты белән берлектә, шагыйрь, язучы Габдулла Тукай иҗатына, милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елына багышланган «Тукай әкиятләре дөньясында», дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында бай мәгълүмат алдылар, Ватан, Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укыдылар, әкият-поэмалар белән таныштылар. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр. Чара ахырында балалар татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкардылар.