Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

"Спорт һәм сәламәтлек иленә сәяхәт”

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне.Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык.Бу көн   сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен  һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә.Шалты  авылы китапханәсе,сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан, мәктәп укучылары өчен ” Спорт һәм сәламәтлек иленә сәяхәт” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате оештырды. Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү,  сәламәтлекләрен ныгыту, физик сыйфатларын арттыру;  ихтыяр көче, кыюлык, сабырлык,  бердәмлек сыйфатларын тәрбияләү максатыннан. 2-5 сыйныф укучылары белән "Күңелле стартлар" ярышы узды.  Уен башланганда китапханәче укучыларга сәламәтлекнең иң зур байлык икәнен аңлатты.  Уен бер сулышта узды, барысы да яхшы кәефтә булды, дәрт, энергия һәм, әлбәттә, бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.