Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

“Язны сәламли кошлар

1 апрель  Халыкара кошлар көне уңаеннан, 4 апрель көнне, Шалты авыл китапханәчесе, Шалты төп белем бирү мәктәбенең  башлангыч сыйныф укучылары өчен “Язны сәламли кошлар ” дигән экологик сәгать уздырды. Балаларда кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәнү ,канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан кызыклы мәгълүмәт  бирелде..  Укучылар кошлар дөньясы белән бәйле викторина сорауларына җаваплар бирделәр, ребус – кроссвордлар чиштеләр. Уен дәвамында балалар канатлы дусларыбыз турында бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алды. Алар кошлар турындагы белемнәрен тагын да тулыландырдылар.