Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

"Нәүрүз котлы булсын"

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә.
 21 март көнне, Шалты авыл китапханәсе Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, язны каршылау бәйрәмен уздырды. Коймак, ботка пешерделәр, кашыкка йомырка  куеп ярыштылар ,күңелле уеннар уйнадылар, яз турында мәкаль, табышмаклар әйттеләр, җырлар җырладылар. Бәйрәм бик күңелле узды.