" Газиз туган телем" "Мой родной язык"
19 февраль көнне, Шалты авыл китапханәсендә, балалар өчен Халыкара туган тел көненә багышланган “Газиз туган телем ”дип исемләнгән уен- викторина уздырылды. Уен барышында балалар кыска вакытта хәрефләрдән язучылар исемнәрен җыйдылар, фоторәсемнәрдән язучыларның исемнәрен атадылар, туган тел турында шигырьләр укыдылар. Балалар үзләренең көчләрен халык авыз иҗатында да сынап карадылар . Китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм күзәтү ясалды. Иҗат белән сугарылган мавыктыргыч бу чарадан һәркем канәгать калды.