День семьи
8-нче июль көнне, "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уңаеннан, "Гаилә елы" кысаларында, Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен "Гаилә-бәхет учагы" исемле тематик кичә уздырды.
Чарага килгән балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, кычкырып гаилә турында Р.Миңнуллинның һәм Г.Тукайның әсәрләреннән өзекләр укыдылар, ребуслар чиштеләр, табышмаклар һәм өйтемнәр бәйгесендә катнаштылар, уен-конкурсларда катнашып күңел ачтылар.
"Китап сөюче гаилә-күркәм гаилә" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.