Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Сабантуй

9-нчы июнь көнне, Мортаза авылында Татар милли бәйрәме Сабантуй үткәрелде.

Татар халкының борынгыдан килгән йолалары күрсәтелде, милли уеннары "Киянтә чиләк белән йөгерү", "Капчык киеп йөгерү", "кашыкка йомырка салып йөгерү", "баганага менү", "Көрәш" һәм башка уен-конкурслар уйнатылды.

Авыл халкы һәм килгән кунаклар җырлап-биеп күңел ачтылар.

 Бәйрәмне Мортаза авыл китапханәсе, Кырым-Сарай авыл җирлеге һәм Кырым-Сарай Мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә оештырдылар.