Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Мое счастливое детство

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен "Бәхетле балачак" исемле күңел ачу программасы уздырды. Чарага килгән балалар төрле уеннарда, конкурсларда катнашып күңел ачтылар һәм татар халык әкиятләре буенча әзерләнгән "Кайсы әкият герое"исемле викторинада катнаштылар. Җәйге каникулның беренче көне бик күңелле, кызыклы һәм файдалы үтте.

 "Китап-якын дус" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.