Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Митинг

8-нче май көнне, Мортаза авылында , Җиңү бәйрәменең 79 еллыгына багышлап митинг уздырылды.

 Чарага килгән ветераннар, сугыш чоры балаларын, авылдашларны һәм кунакларны бәйрәм белән Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Шакирҗанов Д.Ә. һәм социальбүлеге җитәкчесе Аджалова С.М. тәбрикләделәр.

 Дәһшәтле сугыш елларында яу кырында башларын салган, туган якка кайткач вафат булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм алар рухына багышлап "Җиңү аллеясы"нда агачлар, чәчәкләр утырттылар.

 Авылдашларга һәм кунакларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!