Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

"Әниләрнең йомшак куллары"

27-нче ноябрь көнне, Мортаза авыл китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан "Әниләрнең йомшак куллары" исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде.

  "Хатын-кызлар дөньясында" исемле түгәрәгенә йөрүче әниләр, татар халык йолаларын искә төшерделәр һәм кулъяулык чигү буенча мастер класс күрсәттеләр. Милли бизәкләр элек-электән үк соклану хисләре уята һәм бик күркәм  бүләк.

  Китапханәче килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, кунаклар татар халык ашлары турындагы табышмаклар бәйгесендә катнаштылар, төрле уеннарда һәм конкурсларда көч сынаштылар.