Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

"Бәхет теләп ак мамыктан, оныгыма мендәр тутырам"

9-нчы ноябрь көнне,Мортаза авыл китапханәсе әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрен искә алып "Мендәр тутыру"йоласын күрсәтте. Чарада "Хатын-кызлар дөньясында"исемле түгәрәгенә йөрүче китап сөючеләр һәм "Ак калфак" оешмасы ханымнары катнашты.

   Алдан ук әзерлек барды,кулдан мендәр тышлары матур итеп чигелде, каз мамыгын юып,киптереп әзерләп куелды. Китапханәче килгән кунакларга әби-бабаларыбыздан күчеп килгән гореф-гадәтләр "Каз өмәсе", "Май канаты ясау", "Никах туена бирнә тутыру" йолалары турында сөйләде, татар халык әйтемнәре әйтелде. Кунаклар казлар һәм үрдәкләр турындагы табышмаклар бәйгесендә катнаштылар.Каз  канаты, каз каурыйлары турында кызыклы ырымнары искә алып сөйләшеп утырдылар. "Каз  канаты" җырын матур көйгә салдылар, мендәрләр турында шигырьләр сөйләделәр. Китапханәче тутырган мендәрләрне, оныгы Мәликәгә багышлады.