"Өлкәннәр - алтын канат"
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан,Мортаза авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Өлкәннәр - алтын канат" исемле,бәйрәм кичәсе уздырдылар.
Авыл җирлеге җитәкчесе Дамир Әхтәм улы Шакирҗанов чарага килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
Чарага килгән авылдашлар, чәй табыны артында җырлап-биеп күңел ачтылар.