Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

“Икмәк –зур байлык”

23-нче август көнне, Мортаза авыл китапханәсендә "Икмәк -зур байлык" исемле танып-белү сәгате үткәрелде. Чарага килгән китап сөюче балалар китапханәче белән бергә, төрле станцияләр буйлап виртуаль сәяхәттә булдылар. Алар икмәкнең төрләре белән, авыл эшчәннәренең ничек икмәкне җитештерүләре белән таныштылар һәм "Ипи ничек өстәлгә килә?" исемле уен-викторинада катнаштылар, башваткычлар чиштеләр.

  "Икмәк -яшәү терәге" исемле китап-күргәзмәсе эшләде.