Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

«Без – Тукай оныклары»

26-нчы апрель көнне, Мортаза авыл китапханәсе "Без - Тукай оныклары" исемле әдәби сәгать үткәрде. Чара Бөек татар-халык язучысы Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан оештырылды.

  Китапханәче чарага килгән китап сөюче балаларны язучының биографиясе белән таныштырды.Кычкырып Г.Тукайның "Бала белән күбәләк", "Кәҗә белән сарык", "Шүрәле", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Энҗе бөртекләре" китапларыннан өзекләр укылды һәм балалар язучының әкиятләре буенча төзелгән табышмаклар бәйгесендә катнаштылар.

  "Тукайның әкият дөньясында" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.