Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Ипи үссә җиремдә, бәхет артыр илемдә

26 август көнне, Мортаза авыл китапханәсендә "Ипи үссә җиремдә, бәхет артыр илемдә" исемле танып-белү сәгате үткәрелде.

Чарага килгән кунаклар кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап бирделәр. "Ипи ничек өстәлгә килә?" исемле уен-викторинада катнаштылар. Роберт Миңнуллинның  шигырьләре "Ипи булса", "Игенчеләр гаиләсе" һәм Әмирхан Еникиның "Ипекәй" әсәреннән өзекләр укыдылар.

Китапханәче "Икмәк - зур байлык" исемле китап-күргәзмәгә күзәтү ясады.