Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Экологик сәгать "Туган ягым - яшел бишек"

5-нче май көнне, Мортаза авыл китапханәсендә "Туган ягым -яшел бишек" исемле экологик сәгать үткәрелде.

Китапханәче планетабызның экологик проблемалары турында сөйләде, аларның күбесе кешеләр гаебе белән килеп чыга икәнен аңлатты. Чарага килгән балалар зәңгәр планетаны ничек сакларга кирәклеге турында белделәр һәм "Хайваннар дөньясы", "Кошлар", "Бөҗәкләр", "Үсемлекләр" турындагы энциклопедияләр белән таныштылар. Экологик викторинада һәм төрле уеннарда катнаштылар.

Китапханәче "Табигать кочагында" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясады.