"Хикмәтледә, бизәкледә туган тел"
20-нче февраль көнне, Мортаза авыл китапханәсендә "Хикмәтледә, бизәкледә туган тел" исемле әдәби туган тел бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәмгә килгән балалар татар халкының гореф-гадәтләре, тел турында мәкальләре белән таныштылар.Кычкырып Габдулла Тукайның "Туган тел" исемле шигырен төрле халык телләрендә укыдылар. "Туган телне онытма" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.