Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

"Әхлак нигезе - матур гадәт"

19-нчы февраль көнне, Мортаза авыл китапханәсендә "Әхлак нигезе - матур гадәт" исемле балалар түгәрәгенең чираттагы утырышы булды.

"Уңган куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар Әхмәтҗановның "Татар халык ашлары" китабыннан рецепт сайлап алдылар һәм "Кырмыска оясы", "Торт" ясарга өйрәнделәр, табын артында үзеңне ничек тотарга кирәклеген, аш-су әзерли торган җиһазлар белән кулланганда нинди кагыйдәләрне сакларга кирәклеге белән таныштылар.