Городская библиотека - филиал № 1

Шигыремдә - тормышым.

13-нче ноябрь көнне Баулы  1-нче номерлы шәһәр  китапханәсендә “Шигыремдә – тормышым” дигән әдәби - музыкаль кичә утте. Сәламәт яшәү рәвеше “Здравушка” клубының актив әгъзәсе Фаизова Ландыш Фатхулла кызының яңа басылып чыккан, шигырьләр китабы белән танышу булды.

Кичәне сәламәт яшәү рәвеше “Здравушка” клубы җитәкчесе В.Г.Гафиятова һәм  1-нче номерлы шәһәр  китапханәсе мөдире М.А.Гарафетдинова алып бардылар.

Ландыш ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Кичә барышында шигыйрьләре  укылды, тамашачылар тарафыннан котлау сүзләре бик күп булды, чәчәк бәйләме һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды. 

   Яңа Чүте авылы китапханәчесе Фәнзия Галәметдинова кичәгә ямь өстәп, искиткеч матур җырлар башкарды.