Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

9 февраль көнне Киекле авыл китапханәсендә китап яратучы яшүсмерләр белән ,халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга карата “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” дип исемләнгән әдәби кичә уздырдым.

9 февраль көнне Киекле авыл китапханәсендә китап яратучы яшүсмерләр белән ,халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга карата “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!”  дип исемләнгән әдәби кичә  уздырдым.   Кичәне Фәнис Яруллинның “Кеше була бел” исемле  шигыре белән башлап җибәрдем.Нинди генә очракларда да кеше булып кала алу һәм намуска тап төшермәскә дигән сүзләрне баларга төшендердем.Фәнис Яруллинның иҗаты аша туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, үз ватаныңны халкыңны ярату,ихтирам итү, аның иҗаты белән горурлану  кичәнең төп максаты булды.Кичә барышында язучының  яшүсмерләргә патриотик  рухта тәрбия бирү өчен язылган төпле фикерләре яңгырады . “Җилкәнеңне җилләр йөкса- йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатына ирешә алалар,түземлеләр генә бәхеткә лаек. Фәнис Яруллин китап укучылар күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерә алучы,йөрәкләрнең иң түренә үтеп керә белүче талант иясе. Фәнис Яруллинга багышлан әдәби кичә баларга бик ошады.