Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

«Хатын-кыз тарихлары»

 

 

8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Киекле авылы китапханәсендә «Хатын-кыз тарихлары» исемеле очрашу оештырылды.Чарага китапханәнең даими укучылары чакырылды.

Сөйкемле ханымнар үз язмышлары турында фикер алыштылар, тормышларыннан мәгънәле һәм кызыклы вакыйгаларны сөйләп үттеләр.

Язгы чәй табыны артындагы очрашу җылы котлаулар, лирик шигырьләр белән тулы булды. Шулай ук чарага китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде.

Укучылар игътибарына анда сәнгатьтә, космоста, тәхеттә, фән өлкәсендә хезмәт итүче Рәсәйнең танылган хатын-кызлары турында китаплар тәкъдим ителде.