Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

«Татар классигы Әмирхан Еники»

2 мартта Киекле авылы китапханәсендә «Татар классигы Әмирхан Еники» исемле китаплар күргәзмәсе эшләде.

Чара татар язучысы - прозаик, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Әмирхан Еникиның тууына 115 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

Күргәзмәгә авторның китапханә фондларында саклана торган күпсанлы китаплары урнаштырылды.Алар арасында укучылар яратып укый торган «Рәшә», «Әйтелмәгән васыять», «Гөләндәм туташ хатирәсе», «Җиз кыңгырау», «Төнге тамчылар», «Йөрәк сере», «Матурлык», «Кояш баер алдыннан», «Соңгы китап» һәм башкалар урын алды.