Нижне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 4

Халкыбызда элек-электән ятимнәргә, кулы-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер гадәт яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышканнар

Халкыбызда элек-электән ятимнәргә, кулы-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер гадәт яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышканнар. Аларга карап: “Биргәненә шөкер, акылым тулы, зиһенем бөтен”,-дигәннәр, гыйбрәт алганнар, тәүбә иткәннәр. Мондый кешеләргә шәфкатьле булганнар. Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу бигрәк тә кирәк. Ана назын, ата сөюен күрмәгән күпме сабый, ятим бар. Инвалидлар, картлар йортлары күбәю дә безгә, яшь буынга, шул турыда чаң суга. Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Чөнки бары тик шәфкатьле бала гына күркәм гадәтләргә ия, бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, кешелекле була ала.

     Елдагыча 3 декабрь көнне китапханәче Юсупова Л.Г инвалидлар белән очрашу уздырды. Мәктәпкә йөрүче Бакиров Рифат белән очраштык. Аңа бүләк бирдек һәм яңа китаплар белән таныштырдык. Бала безнең килүебезгә бик шатланды.