Бикуловская сельская библиотека - филиал № 7

“Чәчәк атты гөлләр”

8нче гыйнвар көнне Бикүле  авылы китапханәсендә татар халкының күренекле патриот шагыйрь , батыр сугышчы Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Чәчәк атты гөлләр”дип аталган китап күргәзмәсе ясадым. Китаплар күргәзмәсенә Фатих Кәримнең төрле елларда чыгарылган китаплары куелды. Китап укучыларыбызга   аның иҗатын һәм тормыш юлын  чагылдырган китапларына күзәтү ясалды. Укучылар үзләренә охшаган китапларын өйгә укырга да алдылар.